17 сентябрьдә Самара өлкәсе Мулла (Мулловка) авылы зиратын өмә ясап җыештырганнар. Мулла авылы дини оешмасы өмәдә актив катнашкан авылдашларына рәхмәтен белдерә. Бу хакта «Самара татарлары» яза.
Авыл кешесе, гадәттә, зиратка якыннарының һәм туганнарының каберләрен чистартырга килә. Бу юлы тагын да катлаулырак эш эшләнде. Зират территориясендә күп еллар җыелган чүп-чарны җыйдык, диелә әлеге хәбәрдә.
Өмәдә 20 дән артык кеше катнашкан, 2 берәмлек техника эшләгән. Барлыгы 7 йөк машинасы чүп чыгарылган.
Без барыбыз да ата-бабаларыбызны искә алырга тиеш, шуңа күрә зиратта чисталык урнаштыру кебек изге эшне кичектермәгез, диелә әлеге хәбәрдә.