Зәйдә яшәүче Нина һәм Айнур Гафиятуллиннар гаиләсендә 3, 280 килограммлы һәм 50 сантиметрлы кыз туды. Балага Ясмин дип исем кушканнар. Кыз – күп балалы гаиләдә алтынчы бала.
Бала тудыру бүлегеннән әнисе белән сабыйны әтисе һәм башка балалары каршы алырга килгән иде. Аларның иң зур улларына 15 яшь, икенче улларына 4 яшь, кызларына 14 яшь, 9 яшь һәм 2 яшь. Гаилә Иске Зәйдә үз йортлары белән яши. Бу турыда «Зәй офыклары» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Бәхетле ата-ананы район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова һәм башкарма комитетның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина да котлады.
«Муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне алтынчы бала туу белән котлыйм. Гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез», - диде ул.
Бәхетле гаиләгә Регина Камалова сертификат һәм туу турында таныклык тапшырды.