Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Яшел Үзән районы Осиново авылындагы төзелеш мәйданчыгында булды. Анда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына күп профильле поликлиника төзелә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшләрне башкару барышы турында Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, подрядчы оешмалар вәкилләре, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия секретаре, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары Гүзәл Волкова, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры Татьяна Куликовская фикер алышты.
Бинаны төзелгән, түбә ябу, инженер коммуникацияләрен сузу эшләре бара.