Бүген, 19 сентябрьдә, Түбән Камада Шәһәр Советы һәм район Советы сессияләре узачак. Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сессияләрнең көн тәртибенә Түбән Кама шәһәре мэрын һәм Түбән Кама районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган. Бу турыда «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Рамил Муллин да үз кандидатурасын тәкъдим итә алачак. 11 сентябрьдә өстәмә сайлауларда ул 9нчы Шинник округы буенча шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. Шул сәбәпле, ул вакытыннан алда Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан киткән иде.