Смартфонга кушымталар урнаштырганда программалар камерага, микрофонга, файлларга, контактларга һ.б. керү өчен рөхсәт сорый, әмма аларның барысына да рөхсәт бирергә кирәкми. Angara Security оператив мониторинг төркеме аналитигы Татьяна Лынова «Прайм» агентлыгына шул турыда сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.
Эксперт сүзләренчә, эш өчен кирәк булган әйберләрне генә урнаштырырга кирәк.
«Мисал өчен, тәрҗемәчегә текстны кәгазьдән «сканерлау» өчен камерага, ә әзер текстларны кешеләргә җибәрү өчен контактларга рөхсәт бирергә мөмкин», – дип аңлата Лынова.
Белгеч смартфон кушымталарының мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, теге яки бу мәгълүматка рөхсәт бирүнең никадәр кирәк булуын ачыклау зарур.
Кушымтаны ясаучыларның да кем булуын һәм аларга ышанырга ярыймы-юкмы икәнен дә белү мөһим, дип нәтиҗә ясады Лынова.