Казанда спорт тематикасына багышланган «ТИ — Спорт» яңа мәгълүмати проект эшләтеп җибәрделәр.
«Татар-информ»ның спорт редакциясе материаллары даими рәвештә укучыларда зур кызыксыну уята, ә эксклюзив текстлар Россиянең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чараларында китерелә. Шуңа бәйле рәвештә «Татар-информ» җитәкчелеге спортка багышланган аерым проект булдыру турында карар кабул итте.
«ТИ-Спорт»та Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы клубларына һәм спортчыларына багышланган яңалыклар, автор материаллары, интервью һәм аналитика басылачак.
«ТИ-Спорт» сайты эшли башлады инде. Сез бүген «Рубин» легендасы Сергей Рыжиковның октябрьдә басылачак «Вратарь из народа» китабыннан эксклюзив өзекне укый аласыз.
«ТИ-Спорт» проекты мөхәррире итеп спорт журналисты Артур Хәлилуллов билгеләнде.