Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Буа шәһәр прокуроры итеп Тимур Фатыйхов билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков яңа җитәкчене шәһәр прокуратурасы колективына тәкъдим итте.
Фото: © ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте
Тимур Фатыйхов Казанда туган. КФУның юридик факультетын тәмамлаган.
Прокуратурадагы хезмәт юлын 2007 елда Татарстан Республикасының аеруча режимлы объектларында законнар үтәлешен күзәтү буенча Казан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасыннан башлый. 2013-2022 елларда Ютазы районы прокуроры була.