Бүген төнлә республиканың Лениногорск районы Керкәле авылында авария булган.
Deawoo җиңел машинасын йөртүчесе зур тизлектә идарәне югалтып, йорт коймасы белән каршыдагы багана арасында кысылып калган. «Татар-информ»га һәлакәт урынын күрүчеләр шул турыда сөйләде.
«Машинада егет белән кыз барган булган. Икесе дә 25 яшьтән яшьрәк. Пассажир кыз шунда ук һәлак булган», – дип белдерде фаҗига шаһитлары.