Чаллы аэропорты якын киләчәктә Airbus A320 һәм Boeing-737 кебек зур самолетларны кабул итә алачак. Бүгенге көндә «Бигеш» һава аланының очып китү полосасын озынайту буенча проект эше алып барыла. Аны 2500 метрдан 2902 метрга кадәр арттырырга исәп тоталар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап аэропорт үз хисабына яңарту эшләре үткәрә. Моннан тыш, республика һәм федераль бюджет финанслары хисабына да биредә төзекләндерү эшләре башкарылды. Тиздән аэропорт ике тапкыр артыграк кешегә, ягъни сәгатенә 200гә якын пассажирга хезмәт күрсәтә алачак. Бу бинаның мәйданын киңәйтү нәтиҗәсендә мөмкин булды, диелә хәбәрдә.