Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Республиканың Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе булды. 2016 елдан бирле әлеге оешма белән Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразыев җитәкчелек итте.
«Бүген Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең яңа рәисе сайланды. Марат Җәббаров кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, республикага амбициоз бурыч куелган – 2030 елга атларның гомуми санын 50 мең башка кадәр арттыру. «Эшлисе эшләр күп», – дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, ат үрчетү – ял итү яки азык-төлек программасының бер юнәлеше генә түгел, ә «бу безнең тамырларыбыз, тарихыбыз». «Бу хакта без үзебез онытырга тиеш түгел, балаларыбызга да аңлатырга тиеш», – дип белдерде Җаббаров.
Федерация республикада ат спорты һәм ипподром эшен үстерү программаларын эшли һәм тормышка ашыра, ярышлар оештыра. Шулай ук ат үрчетүчеләр, спортчылар, җайдаклар, тренерлар, жокейлар, судьялар, экспертлар квалификациясен күтәрү буенча чаралар үткәрә.,
Фото: © Салават Камалетдинов
Васил Шәйхразиев Арча районында узган "Ат көне»ндә
Фото: © Салават Камалетдинов