Түбән Камада Гагарин урамында 16 нчы йорттагы бер фатирда янгын чыгуы турында 3:51 сәгатьтә янгын сагы буенча 101 номерына хәбәр итәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләделәр.
Фаҗига урынында 3 каттагы фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары януы билгеле була. Янгын сүндерүчеләргә 6 квадрат метр мәйдандагы утны сүндерү өчен 9 минут вакыт кирәк була.
Янгында фатирның 59 яшьлек хуҗасы һәлак булган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.