Казан халкы социаль челтәрләрдә урамда көек исе сизелүе турында яза. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенендә белдерүләренчә, мондый күренеш томанлы һава (мгла) буларак квалификацияләнә. Ул Татарстан белән күрше төбәкләрдәге урман янгыннарына бәйле.
Аерым алганда, янгын исе республикага көньяк-көнбатыштан – Ульяновск өлкәсе, Чувашия һәм Мордовиядән килә. Анда урманнар яна.
Казандагы атмосфера һавасының пычрануын күзәтү постлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, углерод оксидының рөхсәт ителгән күләм концентрациясеннән артып китү күзәтелми. Әйтик, бүген иртәнге 7 сәгатьтә бу концентрация 0,5-1,8 мг/м3 тәшкил иткән, рөхсәт ителгән күрсәткеч – 5,0 мг/м3.
«Татар-информ» моңа кадәр Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге Казан һавасын янгын калдыкларына тикшерүен хәбәр иткән иде.