Башкалада яшәүчеләрдән күп санлы шикаятьләр килгәч, Татарстан экологлары Казандагы атмосфера һавасын тикшерүгә алды. Әмма үткәрелгән тикшерү пычрата торган матдәләрнең артык күләмен ачыкламады, дип хәбәр итте Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев.
«31 августта Марий Эл территориясендәге зур урман янгыны сүндерелде. Ул анда Түбән Новгород өлкәсеннән килгән иде. Бу хакта Марий Эл Республикасының Табигать министрлыгы рәсми рәвештә хәбәр итте. 16 августта янгын мәйданы 300 гектар иде, ә 22 августта кичкә Марий Эл һәм Түбән Новгород өлкәсе чигендә урман янгыны 700 гектар мәйданда булды. Бүгенгә янгын сүндерелде», – дип аңлатты белгеч.