2 сентябрьдә Горький һәм Шаляпин музеенда «Татар аргамагы» күргәзмәсе ачыла. Анда Татарстанның һәм Россиянең 40 тан артык рәссамының рәсем сәнгате, график һәм скульптура эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне беренче тапкыр 2020 елда Лениногорскида тәкъдим иткәннәр, аннары ул Татарстанның башка районнарында күрсәтелгән.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла, тантаналы чарага керү бушлай. Экспозицияне 25 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.