Казанның «Батыр» спорт мәктәбе дзюдочысы Дарья Баскакова Россия укучыларының XI җәйге Спартакиадасында көмеш медаль яулады. Ярышлар 25-30 август көннәрендә Саранскида узды, 17 комплект медаль өчен 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар көч сынашты.
Финал турнирында Дарья Баскакова Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе өлкәсе һәм Краснодар крае дзюдочыларын җиңде, әмма 1 нче урын өчен көрәштә Самара спортчысына оттырды. Кызлар 44 кг га кадәр авырлык категориясендә көч сынашты.
Казанда Дарья Баскакова Елена Антонова җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.