Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Белем көненә багышланган видеоролик урнаштырды һәм үз сәхифәсенә язылучыларны әлеге бәйрәм белән котлады.
«Мәктәп укучыларын һәм студентларны, укытучыларны, шулай ук мәгариф системасының барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Белем көне белән тәбрик итәм! Барчагызга да яңа уку елында уңышлар телим!» - дип язган ТР Президенты.
Республика Президенты куйган видеода мәктәп кирәк-яраклары дәртле музыка астында үзләре букчага кереп «урнаша». Аннары роликта бер кыз пәйда була, аны мәктәпкә соңга калмасын дип әти-әнисе ашыктыра. Ролик «1 сентябрь - Белем көне белән!», - дигән сүзләр белән тәмамлана.