Россиядә техник карау процедурасын узганда мәҗбүри таләпләр саны кимеде. Россия Хөкүмәте раслаган үзгәрешләр 1 сентябрьдән гамәлгә керә.
Әйтик, хәзер бу процедураны үткәндә аптечка, ут сүндергеч, аварияле тукталыш билгесе һәм автомобильне урлап китүгә каршы җайланманы тикшермәскә дә мөмкиннәр. Белгечләр шулай ук зыян күргән яки ашалган урыннарын ачыклау өчен тормоз көпшәләрен дә, төп транспорт агрегатларында бераз гына май, сыеклыклар агуын да тикшермәячәк.
Шуңа да карамастан, техник карау процедурасын узганда мәҗбүри булмаган барлык җиһазлар да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча машинада булырга тиеш.