Мөслимдә язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафинга «Мөслим районының мактаулы гражданины» дигән таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырылды.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мактаулы исемне язучыга Республика көнендә Мөслим район Советы сессиясендә район башлыгы Альберт Хуҗин тапшырды.