СССРның беренче Президенты, КПСС Үзәк комитетының соңгы секретаре Михаил Горбачев белән хушлашу мәрасиме 3 сентябрьгә, ягъни шимбә көнгә планлаштырылган. «Эхо Москвы» радиосының элеккеге мөхәррире Алексей Венедиктов* шулай дип хәбәр итте.
Венедиктов сүзләренчә, хушлашу чарасының детальләре төгәлләштерелә. Горбачевны шул ук көнне Новодевичье зиратында күмәчәкләр, дип өстәде ул.
Искәртеп үтәбез, Горбачёв кичә кич 91 яшендә вафат булды. Россия Президенты Владимир Путин мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.
*Россиядә ММЧ-чит ил агенты дип танылды.