Төркия авиакомпаниясе Казаннан Антальяга рейслар җибәрде. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак.
«Төркиянең яңа ташучысы Southwind Airlines авиакомпаниясе, «Казан» халыкара аэропортыннан Төркиягә рейслар башкаруга кереште», - диелә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан башкаласыннан самолетлар пәнҗешәмбе 23.55 һәм якшәмбе 22.00 сәгатьтә очып китә. Юлда булу вакыты якынча биш сәгать тәшкил итә.
Пассажирларга Airbus авиалайнерларында хезмәт күрсәтелә.