Әлеге фаҗига узган шимбә иртәсендә Олы Кайбыч авылының Бакча урамында булган. Бәрле елгасы буасыннан трактор ярдәмендә суга төшеп киткән Chevrolet автомобилен сөйрәп чыгарганнар.
«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, җиңел автомобильнең йөртүчесе үлгән. Салонда бүтән беркем дә булмаган.