Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Талантыгыз һәм хезмәтегез нәтиҗәсендә Татарстан чәчәк ата»: Песошин бүләкләр тапшырды

Татарстанлыларның таланты һәм көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә республика тагын да көчәя. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре һәм дәрәҗәле исемнәр тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.

Залда сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, сәнгать, мәгариф һәм фән эшлеклеләре, спортчылар, зур сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, төзелеш комплексы һ.б. тармакларда эшләүчеләр җыелган иде.

«Сезгә намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә», - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин залда утыручыларга.

Аның сүзләренчә, Татарстан халыкның табигый кимүе һәм үлем-китем күрсәткечләренең түбән булуы ягыннан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында әйдәп бара. Бу күп яктан республикада сәламәтлек саклау системасының югары үсеш дәрәҗәсе, аны цифрлаштыру һәм тармакка бюджет ассигнованиеләрен сизелерлек күләмдә бүлеп бирүгә бәйле.

Республикада мәдәнияткә ярдәм күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә. 2022 елда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча әлеге тармакны 1 миллиард сум күләмендә финанслау күздә тотыла. Биш авылда яңа мәдәният йортлары сафка бастыру, музейлар һәм сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау, районнарда театрларны реконструкцияләү планлаштырылган.

ТР Премьер-министры чыгышыннан соң бүләкләү тантанасы башланды. Алексей Песошин тантанада катнашучыларга федераль һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләр (II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, Лука Крымский медале, «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем, «Дуслык» ордены, «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале һ.б.) тапшырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus