Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда бал кортлары күпләп үлгән

Татарстанның Әлмәт районы Кузайкино авылы янында бал кортлары күпләп үлгән. Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре химикатлар белән эшкәртелгән рапс һәм люцерна кырларыннан тикшерү өчен үрнәкләр алган, дип хәбәр итә ведомство. РИА Новости шул турыда яза.

«Әлмәт районының Кузайкино авылы янында җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары күчмә тикшерү оештырды. Алар бал кортлары күпләп үлү фактын тикшерде. Күчмә утырыш  химик матдәләр белән эшкәртелгән рапс һәм люцерна басуларында узды», – диелә хәбәрдә.

Белгечләр Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкаләтләре кысаларында пестицид матдәләренең калган күләмен билгеләү өчен үсемлекләрдән үрнәкләр алды, бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең пестицидлар куллану регламентларын үтәлешен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, «Союз Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге белән пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Бу очрак – җәй башыннан бирле Татарстанда бал кортлары күпләп үлүнең өченчесе. Элегрәк мондый хәл республиканың Зәй һәм Түбән Кама районнарында рапс басуларын эшкәрткәннән соң күзәтелгән иде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus