Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов территорияләрне үстерү өчен ел саен 250 млрд сум билгеләргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов территорияләрне комплекслы үстерүгә 2030 елга кадәр ел саен кимендә 250 млрд сум күләмендә акча билгеләргә тәкъдим итте. Бу турыда ул Россия Дәүләт Советы Президиумының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка багышланган утырышында әйтте. Утырышта Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

«Территорияләрне комплекслы үстерү өчен инфраструктура менюсы буенча, 2030 елга кадәр, ел саен кимендә 250 млрд сум күләмендә финанс чаралары лимитларын алдан каравыгызны сорыйбыз. Шуның белән бергә кредит акчаларын кайтаруны тәэмин итү мәсьәләләре дә кала», – диде республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты сүзләренчә, хәзерге вакытта техник тоташтыру өчен түләүне проектларны гамәлгә ашыручы төзүчеләрдән генә алу каралган, ә территорияне үстерү перспективалары исәпкә алынмый. Аның фикеренчә, төзелешнең барлык циклына егәрлек запасын исәпкә алып, тоташтырган өчен түләү хисабына инфраструктура төзү мөмкинлеген карарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Россия җитәкчелегенә «Чиста су», «Иделне савыктыру» илкүләм проектлары буенча коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте.

«Әмма бюджет акчаларын тоту кагыйдәләре шәхси милектәге объектларны модернизацияләүне финансларга мөмкинлек бирми. Дәүләт яки муниципаль милек өлеше 51 проценттан да ким булмаган шәхси оешмалар балансында булган объектларга да ярдәм итүнең әлеге чараларын карауны сорыйбыз», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus