Зур кисемнәр белән ясалган ачык операцияләрдән аермалы буларак, артроскопия операция вакытында җәрәхәтләнүне күпкә киметә.
Республика балалар клиник хастаханәсендә аяк тезенә кечкенә генә кисемнәр аша атроскопик операция ясаганнар. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Артроскопик операция дигәндә, тездәге буын тукымалары ялкынсынуы белән бәйле авыруларны хирургия юлы белән видеоаппаратура контроле астында кечкенә генә кисемнәр аша дәвалауны аңларга кирәк.
«Зур кисемнәр белән ясалган ачык операцияләрдән аермалы буларак, артроскопия операция вакытында җәрәхәтләнүне күпкә киметә, пациентның тернәкләнү чоры да кыскара. Артроскопик операция зыян килгән буын тукымаларын зурайтып карау мөмкинлеген бирә. Безнең бүлектә иңбаш, терсәк, тез, аяк балтыры һәм табаны буыннарына артроскопик операцияләр башкарыла», - дип хәбәр итә Республика балалар хастаханәсе.
Бу операцияләрнең күпчелеге гипс салудан һәм култык таяклары белән йөрүдән азат итүен искәртәләр.