Иҗатны чикләргә ярамый, дигән фикердә җырчы.
Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова фикеренчә, татар эстрадасында барлык жанрлар да булырга тиеш.
«Тамашачыны чикләргә ярамый. Музыка, иҗат бик иркен булырга тиеш. Кабул итәләрме, юкмы – монысы икенче мәсьәлә. Халык үзенә кирәклесен үзе сайлый ул. Классика, әлбәттә, булсын, рок та, татарча джаз да, фольклор, - бөтен жанрлар булсын. Шул вакытта гына үсеш була. «Ярамый, кирәкми», дип кысып торсаң, үсеш булмый. Кирәкмәгән әйбер үзе төшеп кала ул», - диде Алсу Абульханова «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында.
Артист татарча җырлаучы яшьләрнең күп булуын әйтте. «Талантлы җырчылар бик күп. Яшьләр бик талантлы. Бөтенесен күзәтеп барам», - диде Алсу Абульханова.
Гадәттә, мәгълүмат чаралары җырчының фамилиясен «Әбелханова» дип яза. Артист сүзләренчә, болай язу дөреслеккә туры килми. Җырчы әйтүенчә, аның чын фамилиясе – Абульханова. «Документлар, бөтен архивлар буенча әти-бабайларым Абульханов», – диде җырчы үзе.