Яшел Үзәндә 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп - соңгы 30 елда шәһәрдә төзелә торган беренче мәктәп. Бинаның мәйданы 25 мең кв. м., территориясе – 28 мең кв.м. учреждениегә керү юлларын төзекләндерү, шулай ук инженерлык системаларын салу дәвам итә. Эшләр барышын бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде
«Хезмәттәшләрем, эшнең һәр этабы буенча мин нәтиҗәләр күрәм, без график буенча барабыз, территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен аерым эшләүне сорыйм», - диде район башлыгы. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Биредә берничә уен һәм спорт мәйданчыгы, чәчәк бакчасы, автомобиль һәм велопарковкалар булачак. Проект буенча ике бассейн, 560 урынлык актлар залы, 450 кешелек ашханә, уңайлы мохит һәм заманча интерактив технологияләр планлаштырылган.
Ломоносов исемен йөртүче 18нче күппрофильле лицей төзелешен июль аенда тәмамларга планлаштыралар, ә 1 сентябрьдә биредә беренче кыңгырау чыңлаячак.