Бүген Түбән Камада Химик көнен билгеләп үттеләр. Тантаналы чаралар традиция буенча митингтан һәм Николай Васильевич Лемаев бюстына чәчәкләр салудан башланды.
Легендар беренче төзүче һәм химкомбинат генераль директоры Түбән Каманы торгызу һәм үстерү өчен күп эш башкарды, аның катнашында күп кенә мәдәни, мәгариф һәм социаль объектлар төзелде. Бу хакта үз чыгышында тантаналы митингта катнашкан Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да искә алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Бүген Николай Лемаев кебек шәхескә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Без аның турында сөйләшкәндә, һәрвакыт гигант завод төзелешен һәм аның янәшәсендәге гүзәл Түбән Каманы искә алабыз. Шәһәр һәм безнең комбинатның - хәзер инде республикада һәм илдә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле – 55 еллык уртак тарихы өчен рәхмәт. Бу зур хезмәт, ул дистәләрчә мең кешенең язмышы, ул елларда нигез салынган эшләр хәзер дә дәвам итә», – диде Рамил Муллин.
Митингта шулай ук предприятие җитәкчеләре һәм белгечләре, ветераннар, беренче төзүчеләр, шәһәр яшьләре катнашты. Николай Лемаев белән бәйле хатирәләре турында идарә рәисе, СИБУРның генераль директоры Михаил Карисалов сөйләде.
«Химик көнен бәйрәм итү алдыннан без, гадәттәгечә, бу тармакка нигез салучы Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салабыз. Без бүген компаниянең уңышы белән горурланып кына калмыйбыз, ә уңышлар дөньяның илледән артык илендә танылган продукция сыйфатына нигез салган, бу - яхшы традицияләр, дәвамчанлык, шулай ук Николай Васильевичның юлын әле дә дәвам итүебез белән дә горурланабыз», – диде «Түбән Кама нефтехим» ААҖ генераль директоры Айрат Сафин.