Апас районы егетләре Дәвеш ял-сәламәтләндерү үзәге базасына хәрби кыр уеннарына җыелды. Киләчәктә солдат булачак егетләр көчләрен арттыра, төрле уеннарда, ярышларда сынала.
«Апас-информ» сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге җыен вакытында егетләр ГТО нормативларын да тапшырды. Алар этапларны уңышлы узды. Бу хакта ГТО буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамов хәбәр итте.