Быел Пионерия барлыкка килүгә 100 ел тулды. Актаныш районында әлеге уңайдан күптөрле чаралар оештырылды. Район ветераннары да юбилей бәйрәменнән читтә калмады. Актаныштагы ветераннар йортында Пионер дружинасы советының тантаналы линейкасын уздырды.
Ветераннар пионер елларына әйләнеп кайтты бүген. Пионер атрибутлары булган кызыл галстук, кызыл пилоткадан тантаналы линейкада отряд, дружина Советы эшчәнлеген кабат искә төшерделәр. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында хәбәр ителә.
Фәридә апа Мутина Такталачык мәктәбенең иң актив укучысы булган. Пионер дружинасы әгъзасы Фәридәгә ышанып Кызыл Байракны тоттырганнар.
«Нинди генә чара булмасын, мин гел байрак йөрттем. Ел саен Актанышка пионер туган көнендә алдынгы пионерлар җәяүләп слетка бара идек. Җырлый-җырлый, барабаннар кагып, быргылар кычкыртып иң алдан бардык, минем кулда – Кызыл байрак. Слетта барыбызга да бүләкләр - карандаш, дәфтәр бирәләр иде. Андагы сөенүләр...» -дип сөйләде Фәридә апа пионер елларын сагынып.
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Джон Мусин пионериянең укучыларны тәрбияләүдә роле бик зур булуын искә алды.
«Кечкенәдән пионерия бездә җаваплылык хисен тәрбияләде. Пионердан соң без комсомол сафына кердек, соңыннан партиягә кабул итү. Балачактан ук илебезнең патриотлары булып үстек. Идеология бик көчле иде. Хәзер дә пионериянең иң кирәкле тәрбия ысулларын яшь буынны тәрбиялүдә кулланырга кирәк дип уйлыйм», - дип фикерләре белән уртаклашты ул.