Россия Премьер-министры Михаил Мишустин техник күзәтчелек органнарында комбайн, чылбырлы техника, снегоход һәм квадроцикларны теркәү процедурасын кыскартты. Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән гамәлгә кертеләчәк. Теркәү срогы 17 көннән 10 көнгә кадәр кимегән.
«Российская газета» хәбәр иткәнчә, гражданнар һәм оешмалар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итә торган күп функцияле үзәкләр аша техниканы теркәү мөмкинлеге ала. Кайбер районнарда мондый шартлар тудырылган инде, диелгән хөкүмәт хәбәрендә.