Татарстан Дәүләт Советының экс-депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев әйтүенчә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөз депутатның һәркайсының холкын белә.
«Һәркайсының темпераментын, ничек эндәшәсен белә. Һәр кешегә ихтирамлы мөнәсәбәттә булды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Разил Вәлиев Фәрит Мөхәммәтшин белән 30 ел янәшә эшләгәннәрен әйтте. «Сәясәтче буларак, искиткеч оста дипломат. Мәскәүдә дә, чит илләрдә дә иң югары дәрәҗәдәге шәхесләр белән дә сөйләшә белүе сокландыра иде. Канадага, Төркиягә, Казахстанга бардык. Ул илләрнең җитәкчеләре белән чүгәләп, бил бөгеп түгел, үзен горур тотып, Татарстанның лаеклы вәкиле буларак чыгыш ясады. Татарстанның тарихында зур урын тоткан шәхес», – дип бәяләде.