Автокалада Үзәк район хакимияте башлыгы вазифасына бәйге игълан ителде. Документлар 6 июньгә кадәр кабул ителә, конкурс 9 июньдә Башкарма комитет бинасында узачак. Бу хакта мэриянең Telegram-каналы хәбәр итә.
Комиссияне Башкарма комитет башлыгы Фәрит Сәлахов җитәкләячәк, анда шулай ук аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, Персонал һәм муниципаль хезмәт белән идарә итү башлыгы Роза Гаделшина, шәһәр мэры аппаратының Оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Лилия Әдһәмова, Хокукый идарә башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе керәчәк.
Кандидат югары белемле, муниципаль хезмәт стажы - ике яки белгечлек буенча эшләү тәҗрибәсе дүрт елдан да ким булмаска, һөнәри белемгә һәм осталыкка ия булырга тиеш.
Тиешле документлар белән хакимиятнең рәсми сайтында танышырга мөмкин. Конкурс анда ким дигәндә ике кандидат катнашырга теләк белдергән очракта үткәреләчәк.