Казан спортчысы Зилә Гәрәева 17-18 яшьлек яшүсмер кызлар арасында бокс буенча Россия беренчелеге призерлары арасына керде. Ул 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.
Әлеге авырлык категориясендә Зилә Гәрәева Чиләбе өлкәсеннән Полина Котегова белән өченче урынны бүлеште. Икенче урын иясе Мәскәүдән Елизавета Ермолаева булды. Анападан Анастасия Кооль җиңү яулады.
Ярышлар Иркутскида 9 майдан 14 майга кадәр узды. Анда илнең 40 тан артык төбәгеннән спортчылар катнашты, дип хәбәр ителә Россия Бокс федерациясе сайтында.