«Москвич» һәркем сатып алырлык бәядә булачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Ул бәясе буенча һәркем сатып алырлык булачагын ышанып әйтәм. Ул люкс класска керә торган модель булмаячак», - диде Россия Президентының ярдәмчесе Игорь Левитин.
Кичә «Татар-информ» «Москвич» производствосы торгызылуы турында язган иде.