Иртәгә, 18 майда, Татарстанда тотрыксыз һәм салкынча һава торышы булачак.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Кыска вакытлы яңгыр, төбәкнең көнбатыш районнарында төнлә урыны белән көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, Татарстан башкаласында +6..+8 градус фаразлана. Ә көндез +10..+15 градуска кадәр җылытачак, Казанда – +12..+14 градус.