Шоумен «Гадел әңгәмә» тапшыруында татар телен өйрәнүгә карата фикере белән уртаклашты.
Алып баручы, шоумен Рамил Шәрәфиев фикеренчә, телне саклау күбрәк гаилә өстендә.
«Әлбәттә, халык өстендә. Африкадагы кабиләләргә барып карасаң, алар һаман үз телләрендә сөйләшә. Ә бит ничә цивилизация яшиләр... Аларга телефон да, кием дә, башкасы да керде. Ә тел шул килеш. Димәк, без үзебез шундый мохит тудырабыз», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында «Телне саклау күбрәк дәүләт өстендәме, яисә гаиләдәме?» дигән сорауга җавап итеп.
Рамил Шәрәфиев сүзләренчә, мәктәптә русча сөйләшү балага гаиләдә татар телен өйрәнергә комачауламый. Киресенчә, күп тел белү тагын да яхшырак.
«Балаларың белән гаиләдә рәхәтләнеп татарча сөйләшергә кирәк. Сөйләшсеннәр мәктәптә русча. Ике телне дә камил белгән кешеләр бар бит. Туганнарымның балалары да татарча да, русча да чиста сөйләшә. Булдыралар бит», - диде ул.