Татар телендә генә булган хәрефләр, телебезне тагын да матурайта, ди алып баручы.
«Татар радиосы»ның баш мөхәррире, шоумен Рамил Шәрәфиев фикеренчә, кеше туган телене сакларга гына түгел, ә аны тагын да популярлаштырырга тиеш.
«Кеше үз телен сакларга гына түгел, популярлаштырырга да тиештер. Телебез бик матур бит. Безнең «һ», «ә» хәрефләре телебезне матурайта, йомшарта. Ничек шундый матур телдә сөйләшмисең инде? Башка илләр өчен чит тел бит инде ул. Башка илдә татарча сөйләшсәң, «Тагын бер тел белә», дип уйлап куялар. Ким дигәндә, шундый горурлык булсын иде кешедә», - диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында.
Элегрәк «Татар-информ» Рамил Шәрәфиевның татар телен саклау күбесенчә дәүләт өстендә түгел, ә халык өстендә, дигән фикерен язган иде.