«Түбән Кама нефтехим» коллективлары «Юность» һәм «Олимпиец» балалар лагерьларын, шулай ук «Корабельная роща» шифаханә-профилакторийсын җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерләү өчен «Экояз» акциясенә кушылды.
«Һәрвакыттагыча, без зур команда белән чыктык, монда 200дән артык кеше. Старт алдыннан барлык нефть химиячеләре техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Хәзер Корабельная рощаның матур табигатьле территориясен бердәм төзекләндерәбез, чөнки нәкъ менә биредә безнең лагерьлар һәм шифаханә-профилакторий урнашкан. Мәйданы зур, шуңа күрә без ел саен структур бүлекчәләр белән чыгабыз.
Бу безнең яхшы, игелекле традициябез: барысын да киләсе сезонга тәртипкә китерү һәм әзерләү», - диде «Түбән Кама нефтехим» ГАҖның персонал белән эшләү һәм хезмәт шартларын тәэмин итү идарәсе башлыгы Денис Баландин.
Коры үлән, коелган яфраклар, ботаклар һәм башка чүп-чар - кышкы йокыдан соң стандарт җыелма. Тырма һәм себеркеләр алып, нефть химиячеләре социаль объектлар территориясен тәртипкә китерә башлады. Нәтиҗәдә, чүп-чар белән тулган йөзләгән капчык шәһәр чүплегенә озатылды.