Парк, сквер һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, республикада яшәүчеләр икенче ел рәттән 2023 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча яңартылачак ишегаллары өчен тавыш бирә ала. Һәм тавыш бирүчеләрнең гомуми саныннан 100 меңнән артык татарстанлы 2023 елга төзекләндерү өчен өстенлекле ишегалларын билгеләде. Объектларны сайлауда 52 мең казанлы катнашкан инде. Шулай ук Әтнә, Чирмешән, Ютазы районнары да аерылып торды. Киләсе елга объектлар исемлеге аңлашылганнан соң, тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, архитекторлар яр буе, бульвар, парк һәм скверларның эскиз проектларын эшләүгә керешәчәк, ә аннары проект карарлары халык белән фикер алышып, бергә эшләп бетереләчәк.
Искәртик, 2022 елда тавыш бирүгә 204 иҗтимагый киңлек чыгарыла. Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге Муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән безнең команда үткәргән шәһәр төзелеше анализы һәм узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылды. Ишегалларына килгәндә, сораштыруда республиканың 3087 территориясе катнаша. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең саны лидер-ишегалларын сайлаганда исәпкә алыначак. Җиңүчеләрнең Топ-200 яшәүчеләргә карата процент чагыштырмасы буенча сайланачак: аз кеше яши торган ишегаллары да, пропорциядән чыгып, халык саны күп булган ишегаллары да җиңәчәк.
Калган ишегалларын инвентарьлаштыру нәтиҗәләре, комплекслык принцибы һәм башка төзекләндерү программалары (Татарстан җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы, йортларны һәм подъездларны капиталь ремонтлау) белән берләштерү принцибы буенча исемлеккә өстәләчәк.
Иҗтимагый киңлекләр ишегалды территорияләре белән бергә булдырыла һәм яңартыла. Мондый комплекслы якын килү нәтиҗәсендә ишегаллары уңайлы һәм куркынычсыз маршрут буенча парклар белән тоташтырыла, һәм бердәм шәһәр челтәре формалаша. Бөтенроссия тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru сайтында уза. Ул «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында гамәлгә ашырыла.