20 майда Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Су 20 майда 9.00 сәгатьтән 21 майга 6.00 сәгатькә кадәр Минск урамы 1, 1в, 1г, 1д, 5, 5а, 16, 16а һәм 18нче йортларда бетерелә. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу йортларда яшәүчеләр су тутырылган автоцистерналар урнаштыру буенча «Водоканал» МУП диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.