Казан дәүләт циркы директоры итеп 16 майдан Эльмира Булатова билгеләнгән.
«Бүген ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Казан циркы коллективына яңа директорны тәкъдим итте», дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Эльмира Булатованың цирк сәнгате өлкәсендә зур тәҗрибәле булуы искәртелә. Ул бертуган Запашныйлар циркында да, Зур Мәскәү циркында да эшләгән. Шәхси цирк оешмасын җитәкләгән.