Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон» рус халык бәйрәмен уздыру датасын раслады. Республика җитәкчесе шул турыдагы карарны имзалады.
«Каравон» 28 майда, гадәттәгечә, Татарстан Республикасының Лаеш районында Никольское авылында узачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына бәйрәмне әзерләү һәм үткәрү, ә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына аны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшен оештыру йөкләнде.
«Каравон» рус фольклоры бәйрәме Николай Чудотворецның Престол бәйрәменә багышлана. Былтыр ул бөтен Россиядән йөз алтмыштан артык коллективны җыйды.
Элегрәк Рөстәм Миңнехановның Сабантуйны бәйрәм итү даталарын раславын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.