Аксубай участок урманчылыгы территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту оештырылды.
Акциядә «Аксубай урманчылыгы», урман хуҗалыгы коллективлары, җирлек башлыгы Алексей Макаров җитәкчелегендә Яңа Аксубай авыл җирлеге хезмәткәрләре, Яңа Аксубай һәм Федоровка авыллары халкы катнашты. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Аксубай участок урманчылыгының 11 кварталы бу бистәдән ерак түгел урнашкан. Үсентеләр утырту 1,5 гектар мәйданны тәшкил итте. Акциядә катнашучылар бердәм булып, күтәренке кәеф белән эшләде. Берничә сәгать эчендә 3800 төп гади нарат агачы утыртылды.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе беренче тапкыр 2020 елда үткәрелде. Һәм Аксубай урманчылыгы анда актив катнашты – аның территориясендә Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган гектарлаган яңа үсентеләр барлыкка килде.