Балтач районы җитәкчелеге 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларга хөрмәт күрсәтте. Алар янәдән никах таныклыгына имза куя.
Алар сокланып туймаслык парлар - эштә дә, тормышта да үрнәк шәхесләр! Юбилярлар 50-55 ел бергә тигез гомер итеп, никахларының олы туйларын билгеләп үтә. Шушы еллар эчендә тормыш тудырган шактый гына борчу-мәшәкатьләр аркасында йөрәкләренең әрнеп авырткан чакларында да бирешмәгаәннәр, алга атлаганнар. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Смәелдән Әлфия һәм Альфред Гыйматдиновлар, Нормадан Гөлсура һәм Миннехәй Сабировлар, Нормадан Рузалина-Вәзыйх Гарифуллиннар, Бөрбаштан Дания һәм Нәҗип Зариповлар, Нөнәгәрдән Мәсхүдә һәм Васил Шәйхиевлар, Югары Субаштан см Гөлжәһирә һәм Тәлгать Һадиевлар, Кече Лызидан Галина һәм Никодим Миронов, Карадуганга Сәвия һәм Вәгыйз Нәбиевлар, Салавычтан Гашура һәм Ильяс Әхмәтҗановлар, Чепьядан Надежда һәм ит Геннадий Филипповлар бәйрәм бизәгенә әверелде.
Юбилярларны район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова котлады, соклануларын белдерде. Ә район баш лыгы Рамил Нотфуллин һәрберсенә җылы сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды.
ЗАГС бүлеге игълан иткән, "Безнең гаилә гербы" дигән бәйгедә җинүчеларне дә котладылар. Ахырдан парлылар шарлар очырды, бәйрәм бик күңелле узды.