«Безнең теләк – сабантуй уза торган җирне сайлау үзенчәлегеннән алып, аны уздырудагы барлык нечкәлекләрен халыкка җиткерү», - диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков төбәкләрдән килгән сабантуй оештыручылары «Сабантуй бәйрәмен оештыру методикасы һәм технологиясе» дип исемләнгән семинарында алган тәҗрибәне җитәкчеләре белән уртаклашсын иде дигән теләген әйтте.
«Семинарга Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр килде. Сер түгел, ел саен федераль сабантуйны һәм Бөтенроссия сабантуен уздыруда ажиотаж була. Эчтәлекле һәм кызыклы дәресләрдә сораулар бирергә оялмагыз. Һәр мәгълүматны үзегезгә теркәп барыгыз, төбәкләргә кайтып, шушы тәҗрибәне җитәкчеләрегезгә җиткерсәгез иде. Иң мөһиме – тәҗрибә белән уртаклаша белү», - диде Тукай әдәби музеенда узган семинар ачылышында.
Аның әйтүенчә, семинар оештыручыларының теләге – сабантуй уза торган җирне сайлау үзенчәлегеннән алып, аны уздырудагы барлык нечкәлекләрен җиткерү. «Сабантуй көрәш карау гына түгел, анда бүләк җыю йоласы һ.б. бар. Узган елдагы тәҗрибәдән чыгып, без һәрвакыт үзебезгә анализ ясыйбыз, теләкләрне исәпкә алып, программаны гамәлгә ашырабыз», - диде ул.
Семинарның беренче көнендә халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры, iPro.Show компаниясе җитәкчесе Азат Галәмшин сабантуйны оештырудагы авырлыклар турында сөйләде һәм оештыручыларның сорауларына җавап бирде. «Семинарда яңгыраган мәгълүматларның кунакларга файдалы булуына өметләнәм», - диде ул.