Атна ахырына кадәр Казанда яңгырлы һава торышы булачак.
Иртәгә, 12 нче майда, төнлә 2-7 градус җылы, көндез +11...+16 градус булачак. Урыны белән бераз яңгыр явачак.
13 һәм 14 майда Татарстанда яңгырлы булачак, бу төньяк циклонның фронталь өлешләре йогынтысы белән бәйле. Төнлә һаваның минималь температурасы +5...+10 градус, көндез 13 майда 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк. 14 майда көндез термометр баганалары +19 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.