Сарман районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар узды. Ял паркы сәхнәсендә берсеннән-берсе матур һәм сугыш еллары хатирәләрен яңартучы җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Бу турыда «Сарман» газетасы хәбәр итә.
Спорт сөючеләр төрле спорт төрләрендә көчләрен, җитезлекләрен сынады. Шулай ук солдат боткасы белән дә сыйладылар.
Ретро-машиналар яныннан да халык өзелмәде. Алар белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе дә кызыксынды, диелә хәбәрдә.