Бүген иртәнге унбер тирәсендә Чистай-Аксубай юлында авария булган.
Шаһитлар сөйләвенчә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән, шунда берничә тапкыр әйләнеп капланган.
«Машина белән ир-ат идарә иткән. Карап торышка аңа 35 яшь тирәсе. Ул һәлакәт урынында ук үлде», - дип ачыклык кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.