Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тантаналы очрашу үткәрде. Чара Казан Кремлендә узды.
Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарын сәламләде һәм аларны Җиңү көне белән котлады. Аның сүзләренчә, Бөек Ватан сугышында Җиңү — вакыты чыкмый торган бәйрәм, халык рухының ныклык символы, гаделлекнең явыз көчләрне һәм законсызлыкны җиңүе тантанасының ачык мисалы.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген геройларның данлы хәрби традицияләрен Россия армиясе дәвам итә. Алар неонацизм таралу куркынычына юл куймый.
«Сугыш һәм хезмәт ветераннарына сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезгә тынычлык, бәхет һәм тормыш оптимизмы! Бәйрәм белән сезне!» - диде Рөстәм Миңнеханов.